Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда – “Яшь һөнәриләр”

27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр 2017/2018 еллардагы чемпионат циклының "Яшь һөнәриләр" исемле Татарстан төбәк чемпионаты уза. Шул исәптән 6-8 декабрьләрдә Казанда да сәнәгать өлкәсендәге компетенцияләр буенча һәм "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан", "TechnoСварка" исемле Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр кысаларында ярышлар уза. Төбәк чемпионаты бәйгеләре 16-22 яшьтәгеләр өчен 91 компетенция буенча үтә....

27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр 2017/2018 еллардагы чемпионат циклының "Яшь һөнәриләр" исемле Татарстан төбәк чемпионаты уза.

Шул исәптән 6-8 декабрьләрдә Казанда да сәнәгать өлкәсендәге компетенцияләр буенча һәм "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан", "TechnoСварка" исемле Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр кысаларында ярышлар уза.
Төбәк чемпионаты бәйгеләре 16-22 яшьтәгеләр өчен 91 компетенция буенча үтә. Шунысы бәхәссез, әлеге чемпионат иң зур масштаблысы булып тарихка кереп кала: шулкадәр компетенция бер генә төбәктә дә, шул исәптән 2017 елның маенда Краснодарда узган милли чемпионатта да булмады. Моннан тыш ул "Ворлдскиллс Юниор" юнәлешендә 14-16 яшьлекләр өчен 23 компетенция буенча үтәчәк.
"Ворлдскиллс" стандартлары буенча чемпионатта 814 конкурсант һәм 764 эксперт, ә "Ворлдскиллс Юниор" стандартлары белән 131 конкурсант һәм 73 эксперт катнашыр дип көтелә. Шуны гына әйтү дә җитә, "Ворлдскиллс" стандартларын саклауны тәэмин итү һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук консультацияләр бирү, чемпионатта эшләргә аларны сертификатлаштыру өчен Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 45 сертификацияле эксперт чакырылды.
Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча аерым тармакларның федераль сайлап алу ярыш­ларында һәм 2018 елны Южно-Сахалинскта узачак "Яшь һөнәриләр" "WordSkills Russia" Милли чемпионатының Финалында катнашачак республиканың иң яхшы вәкилләре билгеләнә.
Чаралар кысаларында чемпионатның төп мәйданчыкларында мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының студентлары булыр дип планлаштырыла. Алар биредә үзләрен кызыксындырган һөнәр юнәлешләрен билгели алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев