Татарстанлылар дәваланучы балаларга китаплар белән ярдәм итә ала
Әлеге акция Казанда һәм Яшел Үзәндә 11-25 декабрь көннәрендә дәвам итәчәк.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанлылар Яңа елны ДРКБда каршы алучы балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия чарасында катнаша ала. Бу хакта китап кибетләре челтәре хәбәр итә.
1 гыйнварда республика хастаханәсендә 400ләп бала булачак. Теләге булган һәр кеше дәваланучы балаларга китап бүләк итә ала.
Моның өчен Казанда яисә Яшел Үзәндә "Читай-город"та балалар өчен язылган китапны сатып алып, аны кибеттә калдырырга була. Китапка Яңа ел теләкләре дә язарга мөмкин.
Әлеге акция Казанда һәм Яшел Үзәндә 11-25 декабрь көннәрендә дәвам итәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153889/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев