Татарстанның 9 районында йортларга җылылык тулысынча бирелгән
Апас, Арча, Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим һәм башка районнарда йортларда һәм учреждениеләрдә җылы тулысынча бар.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанның 9 районында 2017 - 2018 елгы җылылык сезонына старт бирелде.
"Татар-информ"га Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә, Апас, Арча, Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы районнарында йортларда һәм социаль учреждениеләрдә җылы тулысынча бирелгән.
Татарстанның 28 районында әлегә йортларга җылы җибәрелмәгән. Казанда гомуми күрсәткечтән йортларның 25,8 проценты җылылык белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көндә Тукай, Нурлат, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районарының күпчелек йортларына да җылылык килеп җиткән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149038/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев