Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның район һәм шәһәрләрендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек дәрәҗәсе бәяләнәчәк

Конкурс 25 декабрьдә игълан ителә, 20 гыйнварга кадәр нәтиҗәләр чыгару ниятләнә. (Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне, бизәлешне бәяләү буенча быел бишенче конкурс уздырыла. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурс Иҗтимагый...

Конкурс 25 декабрьдә игълан ителә, 20 гыйнварга кадәр нәтиҗәләр чыгару ниятләнә.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне, бизәлешне бәяләү буенча быел бишенче конкурс уздырыла. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, конкурс Иҗтимагый палата тарафыннан 25 декабрьдә игълан ителә. "Татарстан Президенты, Хөкүмәте фәрманы нигезендә, быел бишенче тапкыр шушы бәйге оештырыла. 15 гыйнварга кадәр барлык муниципаль берәмлекләрдән хисаплар көтәбез. Барлык муниципалитетлар материалларын тапшырырга тиеш. Бу вакытта эшче төркемнәр торак пунктларга чыгып, Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелүенә бәя биреп йөриячәк. Иҗади караш, креативлык исәпкә алыначак", - диде Анатолий Фомин.

Иҗтимагый палата рәисе әйтүенчә, кайбер шәһәрләр белән көндәшлек итү авырга туры килүен исәпкә алганда, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәтне аерым номинацияләргә чыгарырга дигән карар кылынган. Бәйгенең приз фонды 2 млн сумга арткан.

Анатолий Фомин 20 гыйнварга кадәр конкурсның нәтиҗәләре чыгарылырга тиешлеген әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154631/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев