Түбән Көек авыл җирлеге коллективы Җиңү бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле ветераныбыз, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрик итәбез. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен без рәхмәт хисе белән, эчкерсез мәхәббәт һәм тирән кайгы хисе белән искә алабыз. Аларның исемнәре дан обелискасына язылган. Авылыбызның асыл ир-егетләре сугыш кырында Ватаныбызның азатлыгы өчен...
Хөрмәтле ветераныбыз, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!
Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрик итәбез.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен без рәхмәт хисе белән, эчкерсез мәхәббәт һәм тирән кайгы хисе белән искә алабыз. Аларның исемнәре дан обелискасына язылган. Авылыбызның асыл ир-егетләре сугыш кырында Ватаныбызның азатлыгы өчен гомерләрен бирделәр, никадәр сугышчы хәбәрсез югалды. Тол калган хатыннар хәбәрсез югалган ирләрен бүгендә көтәләр... Сугыш кырларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен кайтару - исән яшәүчеләрнең әхлакый бурычы. Ә тылда хезмәт куючылар Бөек Җиңү көнен якынайту өчен барлык көчләрен куйганнар. Без аларның каршында башларыбызны иябез. Хөрмәтлеләребез! Алдагы көннәрдә сәламәт булып, җан тынычлыгында гомер итәргә язсын сезгә. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне.
Түбән Көек авыл җирлеге коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев