Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Түбән Көек авылында яшәүче җир йөзендәге иң кадерле кешеләребез, әтиебез Шиһапов Мәүлетдин белән, әниебез Шиһапова Нурсиянең 5 гыйнварда алтын туйлары.

Алар илле ел иңне-иңгә куеп, бер-берсенә те­рәк, таяныч булып, төп нигездә гомер итәләр. Гаилә учагын сүндермичә, әле дә без, биш баласын сагынып көтеп алып, ямансулап кына озатып калалар. Ничә яшьтә генә булсак та, әти-әни янында шундый рәхәт икәнен тоеп яшибез. Кадерле, изге кешеләребез! Без сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә...

Алар илле ел иңне-иңгә куеп, бер-берсенә те­рәк, таяныч булып, төп нигездә гомер итәләр. Гаилә учагын сүндермичә, әле дә без, биш баласын сагынып көтеп алып, ямансулап кына озатып калалар. Ничә яшьтә генә булсак та, әти-әни янында шундый рәхәт икәнен тоеп яшибез.
Кадерле, изге кешеләребез! Без сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте, матур картлык теләп калабыз. Төп нигездә исән-сау, әтиебез белән әниебез яшәвен белү - зур бәхет безнең өчен!!!
Алтын туегызны котлап
Теләкләр телик сезгә
Рәхмәт газиз әти әни
Булганыгызга җирдә.
Чәчкәләрдән күпер үреп,
Юкны да бар иттереп,
Үстердегез биш баланы
Иркә назларга төреп.
Рәхмәтле без сезнең алда
Исән генә булыгыз.
Әнинең тәмле ашларын
Ярата һәрберебез.
Әти әни диеп дәшү
Зур бәхеттер дөньяда
Әле таган бик күп еллар
Яшәгез безнең янда.
Сезнең җылы, назлы караш
Безне һәрчак саклады
Сез биргән хәер фатыха
Усаллардан яклады.
Иң изге теләкләр белән биш баласы,
кияү-киленнәре, унике оныгы
һәм дүрт оныкчыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев