Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тикшерү комитеты хәбәр итә

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү органнарының компетенция чикләре һәм җинаять эшләрен карау: Татарстанның Әтнә, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык бистәсе муниципаль районнары Россия Федерация­се Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының Биектау районара тикшерү бүлеге территориаль юрисдикциясенә керә. "Россия Федерациясе тикшерү комитеты турындагы" Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының төп бурычларыннан берсе булып,...

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү органнарының компетенция чикләре һәм җинаять эшләрен карау: Татарстанның Әтнә, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык бистәсе муниципаль районнары Россия Федерация­се Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының Биектау районара тикшерү бүлеге территориаль юрисдикциясенә керә.
"Россия Федерациясе тикшерү комитеты турындагы" Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының төп бурычларыннан берсе булып, җинаятьләрне Россия Федерациясе җинаять-процессуаль законында таләп ителгән тәртиптә оператив һәм сыйфатлы итеп тикшерү тора. Тикшерү комитеты тикшерүе астында Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 151 маддәсендә каралган җинаятьләр керә. Тикшерү комитеты тикшерү органнарына мөрәҗәгать иткән очракта, түбәндәгеләрне күз алдында тотарга кирәк: башкарма комитет органнарының, тикшерү һәм суд органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан вәкаләтләрен кулланып кабул ителгән карарлар законлы һәм дәлилләнгән икәнлеге Россия Федерация­се законы кагыйдәләренә нигезләнә һәм аларны кабул иткән вазыйфаи затларга карата шуңа охшаш башка жинаять җаваплылыгы белән алыштырыла алмый. Тикшерү органнары тарафыннан гражданнарның төрле хокук саклау органнары (судьялар, прокурорлар, тикшерү органнары җитәкчеләре, тикшерүчеләр һәм тикшерү органнарының башка хезмәткәрләре) кабул иткән карарлар белән килешмәү турында, яисә гражданнарның алдагы мөрәҗәгатьләренә вазыйфаи затлар тарафыннан бирелгән җаваплар белән бәйле мөрәҗәгатьләр тикшерелми. Суд карарлары белән килешмәү турындагы мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү органнары мөрәҗәгать бирүчегә бары тик мондый карарларга Россия Федерациясе законында каралганча, шикаять бирү хокукы турында аңлатма гына бирә ала. "Россия Федерациясе прокуратурасы турында"гы Федераль закон нигезендә, гражданнарны һәм юридик затларны административ җавапка тарту вәкаләтенә ия органнар прокурор тарафыннан күзәтелә. Шуңа да, административ җаваплылыкка тарту барышында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре яки тиешле вәкаләтләре булган вазыйфаи затлар тарафыннан җибәрелгән төгәлсезлекләр прокуратура органнары компетенциясенә керә. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкәләргә кагылышлы, хезмәт, торак яки башка төр гражданнарның хокукларын бозу белән бәйле рәвештә дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затлары, җирле үзидарә органнарының карарлары белән килешмәү турындагы мөрәҗәгатьләр, шулар белән бәйле җинаять билгеләре булмаган очракта, җинаять турында хәбәр буларак каралмый һәм тикшерү органнары тарафыннан тикшерелми. Бу очракта мөрәҗәгать анда куелган мәсьәләләрне чишү компетенциясенә ия булган тиешле органга яисә тиешле вазыйфаи затка җибәрелә. Мөрәҗәгать итүчегә исә бу хакта хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев