Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов эшлеклелек ягыннан актив һәм сүлпән районнарны атады

Ул республиканың муниципаль районнарында эшлекле климатны тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Биектау, Теләче, Кукмара районнары Татарстанда эшлеклелек активлыгы рейтингының алгы сафында. Бу хакта бүген Казанның "Пирамида" комплексында узган Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов республиканың муниципаль районнарында эшлекле климатны тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Кайбыч, Әтнә, Лаеш, Алабуга, Арча, Балык Бистәсе, Балтач, Баулы районнары, Яр Чаллы шәһәре, Әлки районыннарында да эшлеклелек ягыннан мохит яхшы.

Аксубай, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнары соңгы баскычларда. Мамадыш, Лениногорск, Түбән Камада да хәлләр мактанырлык түгел. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Әлмәт районы җитәкчесе Айрат Хәйруллин Президентка үз муниципалитетларында эшлекле климатны яхшырту программаларын тәкъдим итте.

Әлмәт рейтингта 22 нче урында. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, административ каршылыклар блогында сораштырылган кешеләрнең 83 проценты хакимият органнары тарафыннан тикшерүләр еш булуын күрсәткән. "Быел эшмәкәрләр белән очрашып, шул киртәләрне киметү юнәлешендә эш алып барыла. Ел башыннан салынган штрафлар суммасы, былтыргыга караганда, 30 процентка кимрәк", - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150111/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев