Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тизлекне арттыру Әтнәдә юл һәлакәтенә китергән

Бәрәзә белән Бәрәскә авыллары арасында вак юл һаләкәте килеп чыккан. Сәбәбе - машина йөртүченең тизлекне тиешледән арттыруы. Нәтиҗәдә, транспорт чарасы юл кырыена төшеп капланган. Аллага шөкер, кешеләре зыян күрмәгән. Машинага гына ремонт кирәк булачак. Шушы уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исләренә төшереп уза...

Бәрәзә белән Бәрәскә авыллары арасында вак юл һаләкәте килеп чыккан. Сәбәбе - машина йөртүченең тизлекне тиешледән арттыруы. Нәтиҗәдә, транспорт чарасы юл кырыена төшеп капланган. Аллага шөкер, кешеләре зыян күрмәгән. Машинага гына ремонт кирәк булачак. Шушы уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исләренә төшереп уза - юлларда сак булыгыз, бер-берегезне хөрмәт итегез. Тизлекне арттыруның ахыры аянычлы бетәргә мөмкин. Онытмагыз, сезне өйдә якыннарыгыз көтә!

1-9 июнь көннәрендә республика буенча "Тонировка" профилактик меропиятиесе башланып китте. Машина йөртүчеләргә тирә-якны күрүне киметүче алгы һәм ян тәрәзәләрдәге пленка, шторкага игътибар биреләчәк. Мондый транспорт чарасын йөртүчеләргә беренче юлы 500 сум күләмендә штраф салына. Икенче тапкыр кагыйдә бозу очрагы кабатланса, 500 дән 1000 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә арест кебек административ җәза каралган. Шунсы да бар, бу очракта карарны суд кабул итә, йөртүче суд карарына кадәр тоткарлана. Әлеге җәза барлык төр транспорт чарасына да кагыла. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу, шулай ук штрафларны вакытында түләп бару кирәклеге турында да онытмасак иде.

Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыру да җүнлегә илтми. Үзегезне һәм якыннарыгызны гына түгел, бер гаепсез чит кешеләрнең тормышын да куркыныч астына куясыз. Үкенечкә калмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев