Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Түли алмыйбыз..."

Хәзерге вакытта кредит карталары һәм микрозайм буенча акча алу очраклары артты. Микрозайм буенча, мәсәлән, без килешү шартлары белән танышып тормыйча, түбән процентка кызыгып кредит алабыз. Ә аның проценты көнләп күрсәтелеп, бер елга 200 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил итәргә мөмкин икәнен эш узганнан соң гына беләбез. Түли алмыйбыз һәм...

Хәзерге вакытта кредит карталары һәм микрозайм буенча акча алу очраклары артты.

Микрозайм буенча, мәсәлән, без килешү шартлары белән танышып тормыйча, түбән процентка кызыгып кредит алабыз. Ә аның проценты көнләп күрсәтелеп, бер елга 200 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил итәргә мөмкин икәнен эш узганнан соң гына беләбез. Түли алмыйбыз һәм кредит биргән оешма бурычны бөтен процентлары белән түләтергә дип суддка мөрәҗәгать итә. Аң булыгыз.

Кемнәрдер танышлары банктан кредит алганда поручитель булып та бурычлылар исемлегенә керә. Беренчедән, килешү төзегәндә гражданнар аның шартлары белән танышмыйча гына кул куялар, икенчедән, үз финанс мөмкинлекләрен бәяләп бетермиләр. Поручитель булу- бурыч базына төшеп китәргә бер адым булуына әзер булу икәнен онытмаска кирәк. Кеше үз бурычын түләмәсә, банк аны поручительдән алырга хокуклы.Боларны белү мөһим.

Әтнә район суды мәгълүмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев