Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә бик бай, бик әйбәт"

"Әтнәм бик әйбәт" Олы Әтнә авылында туып үсеп, гомер буе хисапчы булып эшләгән Мөнәвәрә Галимҗан кызы Төхвәтуллинага 95 яшь тулды.Котларга килгән авылдашларын әнә шулай дип каршы алды ул. Әбекәй бүгенге көндә Казан шәһәре янындагы Төньяк бистәсендә гомер кичерә. Заманында май заводында хисапчы булып эшләгән әбекәй бертуган абыйсының кызы Наилә тәрбиясендә....

"Әтнәм бик әйбәт"

Олы Әтнә авылында туып үсеп, гомер буе хисапчы булып эшләгән Мөнәвәрә Галимҗан кызы Төхвәтуллинага 95 яшь тулды.Котларга килгән авылдашларын әнә шулай дип каршы алды ул.

Әбекәй бүгенге көндә Казан шәһәре янындагы Төньяк бистәсендә гомер кичерә. Заманында май заводында хисапчы булып эшләгән әбекәй бертуган абыйсының кызы Наилә тәрбиясендә. Эшләгән чорларын бер дә онытмый, минем өем шул тирәдә генә, килсәгез кунакка керми калмагыз, дип чакырып та куя.

Туган авылыннан килгән кунакларны да бик якын кешеләредәй яратып, ачык йөз белән каршы алды ул. Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Илнур Мөхәммәтшин, урынбасары Резеда Маликова, социаль үзәктән Зөлфия Мортазина белән бергә миңа да Наилә апаның кунакчыл йортында кадерле кунак булырга туры килде.

Дүрт балалы - ике малай, ике кызлы гаиләдә төпчек булып дөньяга килә Мөнәвәрә апа. Мәктәптә бик күп укырга туры килми. Аңлавымча, бары башлангыч сыйныфларны гына тәмамлаган ул. Тик шуңа да карамастан,, хисапчы белгечлеге алып, шул һөнәре буенча эшләгән. Белгән һөнәр онытылмый, диләр. Наилә апа кайчагында исәпләргә кушып, мисаллар бирәм, төп - төгәл исәпли, ди.

Мөнәвәрә әби авылдашы, сугыш инвалиды Гарифулла абзый белән гаилә кора. Кызганыч, балалары булмый. Гарифулла абзыйның вафатына да инде бик күп еллар үткән. Зиһене, башы сау вакытта Мөнәвәрә әби Әтнәдә берүзе генә гомер кичергән. Тик соңгы вакытларда бик еш кына буталып та киткәли икән.

Наилә апаның зур өендә, иркен, якты бүлмәдә яши ул. Акъяулыклы әби елмаеп кына эндәшә, кызы кебек якын кешегә әйләнгән Наиләсен дә мактап, җилкәсеннән сөеп кенә тора.

Әбекәйнең бүгенге тормышына куанып, чын ихластан сөенеп кайттык. Авыр сугыш елларының ачысын - төчесен татыган, аннан соңгы авырлыкларны да үз җилкәсе аша уздырган әбекәй һичшиксез, мондый картлыкка лаек. Кайберәүләр газиз аналарын да тәрбияли алмаган бу каршылыклы заманда Наилә апаның да үз туганын картайган көнендә ташламыйча, тәрбия кылып яшәве үзе бер батырлык. Ә бит ул да бик яшь түгел инде. Эшләгән игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын иде дип телисе генә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев