Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете республика данын яклаячак

Ул- безнең өчен үрнәк. WorldSkills... Соңгы араларда бу сүзне еш ишетергә туры килә. Әле аның "JuniorSkills" дигәне март ахырында үзебезнең районда да үтәчәк, һәм анда без, сигезенче сыйныф укучылары да катнашачакбыз икән. Моны белгәч, мин бу конкурс белән ныклабрак кызыксынырга булдым. Бу- яшь професионаллар бәйгесе, икенче төрле әйткәндә, анда эшче...

Ул- безнең өчен үрнәк.

WorldSkills... Соңгы араларда бу сүзне еш ишетергә туры килә. Әле аның "JuniorSkills" дигәне март ахырында үзебезнең районда да үтәчәк, һәм анда без, сигезенче сыйныф укучылары да катнашачакбыз икән. Моны белгәч, мин бу конкурс белән ныклабрак кызыксынырга булдым.

Бу- яшь професионаллар бәйгесе, икенче төрле әйткәндә, анда эшче һөнәрләр үзләштерүчеләр катнаша. Төзүчеләр, тегүчеләр, балта осталары, слесарьлар- кыскасы, кемнәр генә юк үз көчләрен сынаучылар арасында! Безнең Иске Өҗем мәктәбен тәмамлаган, бүген Әтнә техникумының механика бүлегендә укучы Булат Мөхәммәдиевнең республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясаганын ишетеп сөенгән идек инде.

Баксаң, безнекеләр арасынннан әлеге бәйгедә алтын медаль яулаучы да бар икән. Ул- Ташчишмә авылы егете Мортазин Раиф. Бу турыда белгәч, мин тиз генә Раиф белән элемтәгә кердем, ничек шундый зур уңышка ирешүе турында сораштым.

Раиф, әйткәнемчә, Ташчишмә авылында туып-үскән. Әнисе Илсөя апа "Ташчишмә" хуҗалыгында хисапчы булган, хәзер авыл клубы мөдире булып эшли. Әтисе Рәдиф абый инде шактый еллар шофер булып юллар гизә. Раифның тимер- томырга тартылуы да, бәлки, шуннан киләдер.

Ул мәктәптә бик яхшы укыган, фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә, фәнни конференцияләрдә актив катнашкан, җиңүләр яулаган. Ләкин аларның сыйныфы тугызынчыны тәмамлаган елны мәктәп төп белем йортына үзгәртелә, шул сәбәпле барысына да, туган авыллары белән саубуллашып, төрле якларга таралырга туры килә.

Раиф Казанга юл тота, П. В. Дементьев исемендәге авиатөзелеш көллиятенә укырга керә. Республикабыз экономикасында иң әһәмиятле урыннарның берсендә торучы авиация тармагы өчен белгечләр әзерлиләр биредә. "Колледжда уку ошый",- дип белдерде Раиф. Ул инде хәзер- өченче курс студенты. Тагын шунысы да бар: аның алдында, көллиятне тәмамлагач, эш табу проблемасы да тормый, югары белем алу өчен дә юллар ачык. Бигрәк тә хәзер, "WorldSkills" чемпионатында республика күләмендә җиңү яулаганнан соң.

" Конкурста авиация стеллажы җыйдым,- дип сөйләде Раиф.- Беренче тапкыр катнашу сәбәпле, каушадым, җитмәсә, көндәшләрем дә миннән бик күпкә тәҗрибәлерәк иде. Ярышка әзерләнгәндә, узган елларны призлы урыннар алган дусларым булышты. Шуларның киңәшләре, ярыш алдыннан бик күп тренировкалар, тырышлык уңышка китерде дип уйлыйм."

Әйе, хәзер завод эшчеләре дә инженерлык фикерләвенә, тирән белемгә ия булырга тиеш, моңа сәләт һәм зур хезмәт тә өстәлсә, Раиф кебек зур уңышка ирешеп буладыр.

Ул хәзер конкурсның Краснодарда узачак илкүләм этабына әзерләнә. Әтнә егете анда да сынатмас, республика данын лаеклы яклар. Ә безнең өчен ул- горурлык та, үрнәк тә.

Галиева Ралинә, Иске Өҗем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев