Әтнә имамнары Күлле Кимедә җыелды (фоторепортаж)
Иртәдән кояшлы, аяз шимбә иртәсендә авыл имамнары Күлле Киме авылындагы мәчеттә җыелдылар.
Район мөхтәсибе Наил хәзрәт мондый җыелышларның район халкы өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады. "Халыкны вәгазьләү, дингә чакыру өчен бер дигән мөмкинлек бу", - ди.
Авыл мәчетендә килгән кунакларны Күлле Киме имамы Галимҗан хәзрәт каршы алды. Мәчет намазын башкарганнан соң, авыл халкын сәламләү Күлле Киме мәдәният йортында дәвам итте. Галимҗан хәзрәт авылда, мәхәлләдәге көнкүреш белән таныштырып узды. Наил хәзрәтнең сәламләү сүзләрен һәм вәгазен бирегә килгән авыл халкы да теләп тыңлады.
Моннан соң чара авыл мәктәбендә дәвам итте. Имамнар Сибгат Хәким музеенда булдылар, Луиза апа Шәмсиева сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар, шактый сорау да бирделәр. Соңыннан: "Кабере авылда булса, барып зиярәт кылып кайтыр идек", - дип шаулашты имамнар. Моңа җавап итеп Луиза апа шагыйрьнең туган авылы Күлле Кимегә алып кайтып җирләргә сораган шигырен яттан сөйләп узды. Шул ук вакытта иҗади дуслары Хәсән Туфан, Сара Садыйкова белән янәшә җирләнүен дә әйткән теләге булган. Ни генә булмасын, бүгенге көндә якташыбыз Казанда, татар зиратында...
Мәктәп ашханәсе имамнарны зурлап табын җәйгән. Монысына тырыш пешекчеләрнең дә, укытучылар коллективының да көче кергән. Бу очракта имамның күп еллар шушы мәктәптә укытуын әйтү урынлы булыр.
Очрашуның ахыры мәчеттә узды. Өйлә намазыннан соң, имамнар үзара фикер алыштылар. Алда торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләделәр.
Бу саваплы чараны оештыруга ярдәм иткән авыл җирлегенә, Күлле Киме мәктәбенә һәм мәдәният йортына рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев