Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә җирендә - Яз кызы

Әллә ниләр көтеп кинәт кенә Кыбырсыды күңел нилектән? Юкка түгел - бүген күңел кошы Очып чыкты карлы читлектән. Юкка түгел - карлы җиргә бүген Аяк басты гүзәл Яз кызы. Оялчан кәләштәй тыйнак әле, Бик кыюсыз әле ул үзе. Нурлы керфекләрен ачып, җиргә Яз елмаер әле бик тиздән. Шушы җылы, якты...

Әллә ниләр көтеп кинәт кенә
Кыбырсыды күңел нилектән?
Юкка түгел - бүген күңел кошы
Очып чыкты карлы читлектән.

Юкка түгел - карлы җиргә бүген
Аяк басты гүзәл Яз кызы.
Оялчан кәләштәй тыйнак әле,
Бик кыюсыз әле ул үзе.

Нурлы керфекләрен ачып, җиргә
Яз елмаер әле бик тиздән.
Шушы җылы, якты мизгел өчен
Салкыннарга күңел күп түзгән.

Гүзәл Язкай, нурлы, якты Язкай,
Имин килче дөнья йөзенә.
Яз башлары!.. Яши-яши күңел
Һәрбер язга ныграк сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев