Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Күңгәр”ләре Арчаның Кызылъяр басуында чәчәләр

Редакциядән чыгып китеп төгәл 30 чакрым юл узгач, "Күңгәр" чәчүчеләрен очраттык. Кызылър авылыннан чыгып бераз баргач, басуда хуҗалык рәисе Илнар Галиәхмәтов үзе каршы алды. Агроном Газинур Нәфыйков та биредә иде. - Инвестор буларак алган мондагы барлык җир мәйданы 502 гектар тәшкил итә. Ә хәзерге чәчүлек җирләре 250 гектарлап, - дип...

Редакциядән чыгып китеп төгәл 30 чакрым юл узгач, "Күңгәр" чәчүчеләрен очраттык.

Кызылър авылыннан чыгып бераз баргач, басуда хуҗалык рәисе Илнар Галиәхмәтов үзе каршы алды. Агроном Газинур Нәфыйков та биредә иде.

- Инвестор буларак алган мондагы барлык җир мәйданы 502 гектар тәшкил итә. Ә хәзерге чәчүлек җирләре 250 гектарлап, - дип таныштырдылар алар.

"МТЗ-1221" тракторында Илфар Зарипов чәчә, чәчүчеләр эштә сыналган егетләр - Фәнис Әхмәтханов, Зөлфәт Хәйруллин, Илдар Хәйруллин. Ике культиваторда шул ук маркадагы тракторларда Альберт Галиәскаров белән Азат Гомәров һәм Таһир Сабиров белән Зөфәр Исламгалиев эшли. Алар аммиак суын да кертеп баралар. Анысын бирегә "КамАЗ"ларда Илдар Хәкимҗанов һәм Зәкәрия Әхмәтханов ташый. "МТЗ-82" тракторларында Рәис Сибгатуллин һәм Илфат Галимҗанов "заправка"да - аммиак суын салып торалар. Чәчү алды тырмасын "МТЗ-1221" тракторында Рафил Галләмов башкара.

- Монда бик күптән инде мин. Зәб тырмасын да уздырдым. Күптән үз кеше булып беттем: Кызылъярныкылар да, басуда очраучылар да сәламләп китәләр, - дип көлә ул.

"Күшәр" басуында да хуҗалык агрономы белән очраштык - Динар Гарипов чәчү барышы белән таныштырды.

- "Күшәр"нең үзендә тагын 80 гектар чамасы бодай гына чәчәсе бар, биредә бүген бетерербез дә мөгаен, - ди ул, аннан соң инвестор буларак Арча районындагы җирләргә дә чәчәсе барлыгына ишарәләп.

Дөрес, бу әлегә кукуруздан тыш чәчелгән мәйданнар гына.

- Җир салкын әле, шулай да тулы көчкә чәчү мөмкинлеге булды. Зәбне вакытында башкару бик отышлы булды. Җир дә тигез өлгерде. Техника ватылулар да булмады, - ди ул.

Хуҗалыкның үзендәге чәчүне 13 көн эчендә төгәлләп яталар.

Монда да чәчүдә ике агрегат - "МТЗ-1221" тракторларында Илфар Минһаҗев һәм Вәзыйх Галиев көч куя. Чәчүче егетләр дә тырышлар - Рәис Галимҗанов, Фаил Закиров, Айрат Галимҗанов һәм Айдар Нигъмәтҗановны мактап телгә алдылар. Орлык һәм ашламаны Газинур Нигъмәтҗанов, Мөхтәр Хәкимҗанов чыгарып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев