Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Комыргуҗасында әтиләр көч сынашты

Февраль ае - хәрби-патриотик айлык. Ул һәртөрле истәлекле көннәргә бик бай. Шул уңайдан мәктәбебездә дә төрле чаралар үткәрелә. 15нче февраль көнне дә, Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 28 ел булу уңаеннан "Әфганстан - йөрәк ярасы" исемле чара узды. Чарада безнең җирлектән шушы сугышта катнанашкан һәм һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык...

Февраль ае - хәрби-патриотик айлык. Ул һәртөрле истәлекле көннәргә бик бай. Шул уңайдан мәктәбебездә дә төрле чаралар үткәрелә. 15нче февраль көнне дә, Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 28 ел булу уңаеннан "Әфганстан - йөрәк ярасы" исемле чара узды. Чарада безнең җирлектән шушы сугышта катнанашкан һәм һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.

Ә кич белән "Әтиләр сүзе - акылның үзе" девизы астында волейбол ярышы узды. 8-11нче сыйныф укучылары, аларның әтиләре һәм укытучы абый-апалар мәктәпкә җыйналды. Ярышта өч команда: укучы егетләр, әтиләр һәм укытучылар командасы көч сынашты.

Ярыш бик кызу барды. Һәркемгә күңелле иде. Балаларының биюләре, җырлары бәйрәм рухын тагын да күтәрде. Ахырдан нәтиҗәләр ясагач, директорыбыз Гөлбану Борисовна һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырды. "Килүегезгә рәхмәт, сез шундый егетләр-кызлар үстерүгез белән бәхетле булсагыз, без шундый егетләрне укыту һәм тәрбияләвебез белән горурланабыз", - диде ул. Абсолют җиңүчеләр булып егетләр командасы чыкты.

Һәркем ярыштан бәйрәм кәефе белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев