Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызлары машинага кадәр тарттылар

6 март көнне Күлле-Киме авылында "Авыл көннәре" бәйрәме узды. Бәйрәмдә җыр-бию,төрле уеннар күп иде. Яшьләрне бөтереп алганы футбол булды. Моннан тыш аркан тарту, кул көрәштерү... нинди генә уен оештырылмады. Хатын-кызлар машинага кадәр тарттылар. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Сәмигуллин, авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәевнең катнашуы, уенчыларны хуплап торуы күңелгә дәрт, хуҗаларның бүләкләве...

6 март көнне Күлле-Киме авылында "Авыл көннәре" бәйрәме узды. Бәйрәмдә җыр-бию,төрле уеннар күп иде.

Яшьләрне бөтереп алганы футбол булды. Моннан тыш аркан тарту, кул көрәштерү... нинди генә уен оештырылмады. Хатын-кызлар машинага кадәр тарттылар. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Сәмигуллин, авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәевнең катнашуы, уенчыларны хуплап торуы күңелгә дәрт, хуҗаларның бүләкләве киләчәк эшләргә дәрт өстәде. Дөрес авыл көннәре бар җирлектә дә уза, тик кимеләр зурдан купты. Иң мөһиме; авыл халкы ошатты.

Кайнар чәй, коймак,пылау һәм шашлыктан авыз итте. Сәгать 10 да башланган бәйрәм озак дәвам итте, вакытның узганы да сизелмәде. - Бәйрәмне оештырырга булышкан җитәкчеләребезгә без бик рәхмәтле, авыл халкына да. Җитәкчеләр булышмаса, авыл халкы уеннарда катнашмаса,болай күңелле дә булмас иде, - ди Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев