Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләрендә - экологик дәресләр

Әтнә укучылары экология турында фикер алышты 2 март көнне районның барлык мәктәпләрендә җитәкчеләр һәм Татарстан республиасынының Дәүләт советы депутаты катнашында экология дәресләре үтте.

Экологиягә караш елдан-ел арта. 2015 - "Парклар һәм скверлар елы", 2016 - "Су саклагычлар елы" дип билгеләп үтүләр дә моның ачык мисалы.Быел 2017 ел да экология елы дип игълан ителде. Әлбәттә инде, бу Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның экология өлкәсенә дә игүтибарының зур булуыннан килә.

Районыбыз экологик яктан чиста район. Районда зур предприятиләр юк. Соңгы елларда "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан район үзәгендә парк төзелеше башланып китеп, анда агачлар утыртылды. "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре белән берлектә су буйлары чүп-чарлардан чистартылды. Моннан тыш, районда экология кагылышлы төрле акцияләр үткәрелеп тора. Апрель аеннан башланып киткән санитар чистарту икеайлыгы барышында районда бик күп эшләр башкарыла.

Шунысын әйтергә кирәк, әйләнә-тирә мохитне чиста тотарга, табигатьне сакларга, экология мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәклегенә аңлатулар мәктәпләрдә иң колач алган дисәк лгыш булмастыр. Район мәктәпләрендә узган экология дәресләрдә дә моның шулай икәнлеге чагылыш тапты.

Ә менә Олы Әтнә урта мәктәбендә район җитәкчеләре, Дәүләт советы депутаты, Казан кунагы Ренат Закиров һәм 10-11 һәм 9 сыйныф укучылары белән берлектә узган очрашу да бар төр темалар да уртага салып сөйләшенде.

Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Ләйсирә Бариева укучылар белән берлектә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Әлеге өлкәдә ирешелгән уңышларга тукталды. Казаннан килгән кунак Ренат Закировта республикада эшләп килгән экология программаларына тукталды, милли гореф-гадәтләребезгә дә искә алды.

Табигатьнең, сулый торган һаваның, эчә торган суның чисталыгы безнең үзебездән тора. Моның өчен халыкның культурасын үстерүгә, экологияне саклауга, табигатьне чүп-чардан арындыруга, өмәләр оештыруга, рәсми булмаган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгаруга зур игътибар бирү һәм моны тәэмин итүгә басым ясау кирәктер. Бу яктан, безнең куанырлыгыбыз бар - районыгызның табигате гүзәл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев