Әтнә районы башлыгы бәйрәм белән котлый
Кадерле ветераннар! Сугышта катнашучылар, тыл хезммәткәрләре, сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре! Хөрмәтле райондашлар! Бөек Җиңүне алып килгән яз иртәсеннән соң, 72 ел вакыт узган. Тагын бер кеше гомере. Шулкадәр вакыт узса да, заманасы икенче, тормышы башка, гасыры ук яңа булса да, җир шарын фашизм афәтеннән саклап, Җиңү яулаган көн һаман...
Кадерле ветераннар!
Сугышта катнашучылар, тыл хезммәткәрләре, сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре!
Хөрмәтле райондашлар!
Бөек Җиңүне алып килгән яз иртәсеннән соң, 72 ел вакыт узган. Тагын бер кеше гомере. Шулкадәр вакыт узса да, заманасы икенче, тормышы башка, гасыры ук яңа булса да, җир шарын фашизм афәтеннән саклап, Җиңү яулаган көн һаман истә. Ватан өчен кан койган ветераннарның күбесе инде вафат, районыбызда бүгенге көндә 7 сугыш ветераны бар, аларның да сәламәтлеге юк, алган яралары сызлый. Газиз ирләрен яу кырында югалткан 44 тол хатынның йөрәкләре дә сыкрый. Ач көе үзләрен аямыйча фронт өчен, Җиңү көнен якынайту өчен тылда эшләүче хатын-кызларыбыз да санаулы калып бара. Сугыш чорын узган балалар да, сугыш ятимнәре дә сигезенче дистәне ваклый. Вакыт җитәрлек узган кебек, тик онытып булмый, сугыш газаплары төзәлмәс яра булып уелган. Хәтер яши, хатирәләр - мәңгелек.
Кадерлеләребез! Без, сугыштан соңгы буыннар - Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бүген Сезнең алда баш иябез, тиңдәшсез батырлыгыгызга сокланабыз. Сугыштан соңгы куйган хезмәтләрегез дә батырлыкка тиң. Сез әле дә тик тормыйсыз, яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Хөрмәтле ветераннар! Хөрмәтле сугыш чорын узган буын! Чын күңелемнән Сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек телим, гаилә иминлегендә балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгызның кадерле кешесе булып яшәргә
язсын. Дөньялар тыныч, илебез имин булсын!
Олы хөрмәт белән Габделәхәт Хәкимов,
Әтнә районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев