Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында 9 май Җиңү көне обелиск каршында башланып китте (фотоларда)

Олы Әтнә үзәгендә 9 май - Җиңү көне бәйрәме техникум янындагы обелиск каршында башланып китте. Тантаналы чара Рамил Шәрәфиев ачып җмбәргәннән соң, Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары сүз алды. Аларның чыгнышларыннан соң, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка сүз бирелде. - Бөек Җиңүне алып икилгән яздан соң да 72 ел вакыт...

Олы Әтнә үзәгендә 9 май - Җиңү көне бәйрәме техникум янындагы обелиск каршында башланып китте.

Тантаналы чара Рамил Шәрәфиев ачып җмбәргәннән соң, Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары сүз алды. Аларның чыгнышларыннан соң, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка сүз бирелде.

- Бөек Җиңүне алып икилгән яздан соң да 72 ел вакыт узды. Бу бит бер кеше гомере. Тик 72 ел гомер узса да, сугыш яралары һаман да сыкрый. Әлеге афәтне күргән ветераннарыбызның сафы кызганычка каршы, кими бара, - дип үзенең теләкләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчеч Ринат Закиров та ветераннаыбызга изге теләкләрен җиткерде.

- Бүгенге бәйрәм искиткеч изге бәйрәмнәрнең берсе, - диде ул.

Җитәкчеләрнең, куунакларның чыгышларыннан соң, сугыш ветераннарына хөрмәтенә куелган обелиск каршфына веноклар куелды.

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә.

Бөтен Әтнә чыккан урамга...

...Техникум ягыннан килүче колонна күренде. Музыка тавышы астында, ЮХИДИ машинасы озатуында ветераннар утырган автомобильләр күренде. Урам буйлап өсте ачык автомобильләрдә орден-медальләрен чыңлатып кадерле ветераннарыбыз, районыбызның хөрмәтлеләре - безгә Җиңү бүләк иткән каһарманнар узды. Урамның ике ягына тезелгән халык - Олы Әтнәләрдән тыш, төрле оешмаларда эшләүчеләр ветераннарга чәчәк бәйләме биреп, сәламләргә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев