Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында узган сессиядә 2016 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды (фотоларда)

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры бинасында район советы сессиясе узды. Аны район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов ачты һәм алып барды. Сессиядә Татарстан район советы депутатларыннан тыш Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Ринат Зиннур улы Закиров, Раил Шәйдуллат...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры бинасында район советы сессиясе узды. Аны район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов ачты һәм алып барды.


Сессиядә Татарстан район советы депутатларыннан тыш Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Ринат Зиннур улы Закиров, Раил Шәйдуллат улы Рәхмәтуллин, республиканың икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлары урынбасарлары Олег Владимирович Пелевин, Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗиев, шулай ук предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты.

Район советы рәисе 2016 елгы эш нәтиҗәләре, ирешкән уңышлар белән таныштырып үтте. Бәхәссез, төп уңышыбыз - терлекчелек белән бәйле. Сөт җитештерүдә районыбыз терлекчеләренә тиңнәр юк. Үсмлекчелек һәм авыл хуҗалыгы икътисады өлкәсендә дә Әтнә районы алдынгылар сафында.

Моны Әсгать Сәфәров та ассызыклады:

- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче районнар рейтингында Әтнә районы - беренче урында. Районда хезмәт яратучан, булдыклы халык яши. Рәхмәт Сезгә, афәрин! - диде.

Яңа Шашы участогыннан сайланган депутат Алмаз Мәсхүт улы Сибагатуллин, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Хәйдәр улы Гәрәев үзләрендәге яңалыклар, бүгенге яшәешләре белән таныштырдылар. Икътисад министры урынбасары үз чыгышында тормыш дәрәҗәсе үсешенең төп күрсәткечләреннән берсе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә булуын билгеләде.

Соңыннан Әсгать Әхмәт улы үз һөнәрләрен башкаруда югары күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбызны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләкләп, мактаулы исемнәр алулары белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев