Әтнә рәссамы Илдар Вәлиуллинга хәерле еллар насыйп булсын...
"Арча хәбәрләре" газетасында, "Казан арты" музеенда һәвәскәр рәссам Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе ачылды дигән игъланны укыгач, бик барасым килгән иде. Мөмкинлек булмады... Күңгәр мәктәбенең 50 еллык юбилеена баргач, бу күргәзмәнең язгы каникуллар чорында мәктәпнең өске катына күчүен күреп бик куандым. Мәктәпкә Илдар да килгән иде, очраштык, сөйләштек. Күргәзмәне караганда Илдар үзе...
"Арча хәбәрләре" газетасында, "Казан арты" музеенда һәвәскәр рәссам Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе ачылды дигән игъланны укыгач, бик барасым килгән иде. Мөмкинлек булмады...
Күңгәр мәктәбенең 50 еллык юбилеена баргач, бу күргәзмәнең язгы каникуллар чорында мәктәпнең өске катына күчүен күреп бик куандым.
Мәктәпкә Илдар да килгән иде, очраштык, сөйләштек. Күргәзмәне караганда Илдар үзе экскурсовод булды. Ул безнең укучыбыз гына түгел, хезмәттәшебез, коллегабыз да булды. Армиядә хезмәт итеп кайткач, мәктәптә военрук булып эшләде, биредә үк мәхәббәтен очратты. Әтнә кызы Люция бездә рус теле укыта иде...
Рәсем сәнгате дигән серле дөнья ишекләрен 10 сыйныфта укыганда "Басуда имәннәр" картинасы белән ачып керде. Бүген аның 200дән артык рәсеме бар. "60 яшькә 60 картина" дигән максат белән ул күргәзмәгә 60 эшен тәкъдим итә. Күңгәр табигатен сурәтләгән рәсемнәрен мин эшләгән вакытта ук мәктәпкә бүләк итте. Мәктәп ашханәсендә аның 10лап картинасы эленеп тора.
"Буш вакытым булган саен нәрсәдер ясарга утырам. Җәен табигатькә чыгып ясыйм, кышын шуларны зурайтып, җиренә җиткерәм. Табигать миңа көч, илһам бирә, бөтен барлыгым белән шуңа керәм", - ди үзе. Районның басу-кырларында сурәтләр ясаган барлык нокталарны тоташтыргач су тамчысы рәвеше килеп чыгуга үзе дә гаҗәпләнгән. "Димәк минем хезмәтем табигатьтәге су тамчысына тиң", - ди ул.
Шатлыгы белән дә уртаклашты. Кесәсеннән кызыл тышлы кенәгә чыгарды - аны Татарстан рәссамнар берлегенә кабул иткәннәр. Сөенече бөтен йөзенә чыккан. "Рәсемнәреңне берәр альбомга туплап булмыймы соң?" - дим. Ә Илдар аларның фотоларын алырга өлгергән дә икән инде.
Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлегендә эшли. Акыллы, тыйнак, шул ук вакытта оялчан да булып күңелемә кереп урнашты ул - Күңгәр авылында туып-үскән Илдар Вәлиуллин - һәвәскәр рәссам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев