Әтнә сөте – 115 %
Җәмгыять

Әтнә сөте – 115 %

Районның күмәк хуҗалыклары 20 июньгә 187 тонна тулай савым алуга ирештеләр.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 20 июньгә биргән оператив сводкасыннан алган мәгълүматлар бу. Узган елга карата 115 %! Татарстан буенча сөтне безнең районнан тыш, тагын Зәй районында арттырдылар. Шунысы бар, аларда бер сыердан тәүлегенә бер пот чамасы гына сөт савалар. Ә бездә - 26,3 килограмм. Бу күрсәткече белән икенче урында баручы Сабада бер сыердан тәүлегенә 21,7 килограмм сөт савалар.


Нет комментариев