«Әтнә таңы»: җәяүлегә штрафны арттырмакчылар...
Интернет челтәрендә хәбәр итүләренчә, Россия Федерациясенең җәмәгать палатасы җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ике тапкыр арттырырга тәкъдим итә.
Бу техника йөри торган юлны тиешле урында аркылы чыкмаучыларга кагыла. Шулай итеп моңарчы 500-1500 сум булган штраф күләме 1000-3000 сумга кадәр үсәргә мөмкин. Россиянең Дәүләт Думасына әнә шундый тәкъдим ясаганнар. Әлеге инициатива авторы әйтүенчә, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы беренче карашка гына әлләни җитди түгел кебек. "Җәяүлеләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләрендә, еш кына, гаепсез кешеләр дә һәлак була. Әмма моның өчен каралган җаваплылыкны тиешле дәрәҗәдә дип булмый. 500 сум штраф кына хокук бозучыны туктата алмый, димәк, бернинди профилактик әһәмияткә дә ия түгел", - дип саный.
Дөрестән дә, транспорт йөртүчеләргә карата профилактик чаралар гаять күп, ә җәяүлеләр белән эш тиешле күләмдә алып барылмый. Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматлар буенча, 2014 елның 11 аенда гына Россиядә җәяүлеләр белән бәйле 23 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев