Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры егетләре биюе икенче урында

Актерлар йортында узган театр әһелләре берлегенең сезон ачылу тантанасында Әтнә театры егетләре II урын яулады! Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнашты. Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа сезон ачылу хөрмәтенә республика театрлары катнашында бәйрәм узды. Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм...

Актерлар йортында узган театр әһелләре берлегенең сезон ачылу тантанасында Әтнә театры егетләре II урын яулады!

Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнашты.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа сезон ачылу хөрмәтенә республика театрлары катнашында бәйрәм узды. Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнашты.

Тантананы Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев ачты. "Безнең Актерлар йортында сезон ябылып та тормый инде ул. Шулай да бөтенебезне берләштерә торган бу бәйрәм безгә кирәк. Төрле театр артистларының аралашып утыруы да бик яхшы - без бөтенебез бер гаилә", - диде Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.

Актерлар йортында сезон ачылу тантанасы "капустник" рәвешендә барды. Театрлар үзләренең шаян хореографик номерларын әзерләп килгәннәр иде. Артистлар арасыннан сайланган жюри сәхнәдәшләренә бәя куйдылар.

Шулай итеп, беренче урында камаллар. Әтнә театры икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев