Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрына – 95 ел

Данга күмдең! Әтнәбезне нурлы иттең, Яктылык сибеп тордың. 95 ел күңелләргә Шифалы җылы өрдең. Парсин Мөхәммәт хезмәте Эзсез генә калмады. Фәхриевнең "Бәхет кошы" Театрга юл салды. Фазылҗан бай йортында ук Спектакльләр куелды. Укытучылар тырышкач, Бар да әйбәт уйналды. Шул чорларда үзешчәннәр Артист булып киттеләр. Галимә дә, Җәүһәрия, Гомәр, Реваль үстеләр....

Данга күмдең!

Әтнәбезне нурлы иттең,

Яктылык сибеп тордың.

95 ел күңелләргә

Шифалы җылы өрдең.

Парсин Мөхәммәт хезмәте

Эзсез генә калмады.

Фәхриевнең "Бәхет кошы"

Театрга юл салды.

Фазылҗан бай йортында ук

Спектакльләр куелды.

Укытучылар тырышкач,

Бар да әйбәт уйналды.

Шул чорларда үзешчәннәр

Артист булып киттеләр.

Галимә дә, Җәүһәрия,

Гомәр, Реваль үстеләр.

Мөбарәк белән Рәфкать тә

Рольләргә оста керде.

Җырчы Әхми, гармун Шакир

Моңлы җырларын сузды.

Наҗия, Фоат, Наил дә

Чын артист булган әнә.

Тавыш та көр, буй да зифа,

Сәхнәнең күрке менә.

Гомәргә чәпәп куйганнар,

"Калай әтәч"- кушамат.

Рәфкать тимерче иде бит,

Разыя сүзгә юмарт.

Гөлнуры да шундый уңган,

Таһирләр җыр сиптерә.

Әхәт биеп җибәрсә бер,

Идәннәр дер селкенә.

Гомәр Мәрдән очып йөри,

Драмалар куйдырып.

Режиссер да, актер да ул,

Уйный һәрчак уйдырып.

"Халык театры" дигән

Исемне дә алдылар.

Шактый җирләрне гизеп,

Дан-хөрмәт казандылар.

Замананы тоемлау да

Көчле иде аларда.

Уйнаулары ошый иде,

Әтнәләрнең һәркайда.

Камал сәхнәләрендә дә

Тамаша саен халык.

"Драма театры" дигән дә

Олы исемгә лаек.

Исемнәре аталмаган

Кем генә калды тагын.

Зинһар гафу итегез сез,

Аллам ярлыкар барын.

Олы исемгә тап төшерми

Эшләсен әле яшьләр.

Әтнәлеләр булган халык

Данга күмелеп яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев