Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумы студентлары – җиңүчеләр (фотоларда)

Октябрь аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы "Идел буе халыклары" Республикакүләм фольклор фестиваль игьлан итте. Халык җырлары, биюләре, милли йолалар, театр сәнгате, кул эшләре 63 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан тәкьдим ителде. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты һәм зур уңышка иреште. Рима Ямалетдинова, Гөлфия...

Октябрь аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы "Идел буе халыклары" Республикакүләм фольклор фестиваль игьлан итте. Халык җырлары, биюләре, милли йолалар, театр сәнгате, кул эшләре 63 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан тәкьдим ителде. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты һәм зур уңышка иреште. Рима Ямалетдинова, Гөлфия Шәрипова сәхнәләштергән "Импульс" бию төркеменең "Халыклар дуслыгы биюе" 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Гала-концертка иң яхшы 10 номер гына сайланган иде. Шулар арасында үзебезнең "Импульс" бию төркеме булу зур шатлык. "Халык җырлары" номинациясында 1 курс студенты Фирдүс Кабиров "Су буйлап" җырын башкарып 2 дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакиров Гәбделәхәт Муллаәхмәт улы

Гүзәл Шагапова.

Фотода Зилә Гайфуллина, Ринат Галиуллин.

Лилия Сәмигуллина, Самат Габдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев