Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумында ата-аналар җыелышы узды

Бүген, 27 гыйнварда, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында чираттагы ата-аналар җыелышы узды.Көн тәртибендә - беренче семестрның нәтиҗәләрен анализлау, киләчәккә планнар һәм икенче семестрга бурычлар белән таныштыру. Докладны уку йортының директоры Айрат Фәнил улы Каюмов ясады. Бүгенге көндә техникумның көндезге уку бүлегендә 400дән артык укучы белем ала. "Бу укучыларның...

Бүген, 27 гыйнварда, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында чираттагы ата-аналар җыелышы узды.Көн тәртибендә - беренче семестрның нәтиҗәләрен анализлау, киләчәккә планнар һәм икенче семестрга бурычлар белән таныштыру.

Докладны уку йортының директоры Айрат Фәнил улы Каюмов ясады.

Бүгенге көндә техникумның көндезге уку бүлегендә 400дән артык укучы белем ала. "Бу укучыларның әти-әниләренең күбесе катнашты бүгенге җыелышта. Эш графигы туры килмәгәннәр буш көннәрендә килеп, укытучылар белән аралашып китте", - диләр группа кураторлары.

- Ата-аналарның балаларына, безнең укыту процессына битараф булмаулары безне бик сөендерә...- ди Айрат Фәнил улы Каюмов та.

Ә укытучылар исә үз чиратларында укучыларына белем бирү өчен бар көчләрен, вакытларын куеп эшлиләр. Уку йортының тулай торагында да студентлар өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Капиталь төзекләндерү узганнан соң биредән чыгасы да килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев