Әтнә укучыларының Бөтендөнья тынычлык көненә багышланган иҗаты
Беркайчан сугышлар булмасын, Йөзләрдән акмасын күз яше. Дөньяда яшәсен иминлек, Тынычлап яшәсен һәр кеше. Балалар мәктәпкә йөрсеннәр, Сабыйлар гөрләшеп үссеннәр. Тынычлык зур бәхет икәнен Балалар һәрвакыт белсеннәр. Беркайчан сугышлар булмасын, Күңелдә шик-шөбһә тумасын, Дөньяга ятимнәр тулмасын, Әниләр йөзләре сулмасын. Илгизәр ХАЛИКОВ, Яңа Шашы мәктәбе укучысы Булмасыннар сугышлар, Тыныч булсын тормышлар!...
Беркайчан сугышлар булмасын,
Йөзләрдән акмасын күз яше.
Дөньяда яшәсен иминлек,
Тынычлап яшәсен һәр кеше.
Балалар мәктәпкә йөрсеннәр,
Сабыйлар гөрләшеп үссеннәр.
Тынычлык зур бәхет икәнен
Балалар һәрвакыт белсеннәр.
Беркайчан сугышлар булмасын,
Күңелдә шик-шөбһә тумасын,
Дөньяга ятимнәр тулмасын,
Әниләр йөзләре сулмасын.
Илгизәр ХАЛИКОВ, Яңа Шашы мәктәбе укучысы
Булмасыннар сугышлар,
Тыныч булсын тормышлар!
Түгелмәсен күз яшьләре,
Өзелмәсен сулышлар.
Булмасыннар сугышлар,
Бетсен әче каргышлар.
Тыныч йокласын сабыйлар,
Сугышка китмәсен абыйлар.
Булмасыннар сугышлар,
Яшик инде тынычлап.
Мул тормышта киң атлап,
Әти эшен кабатлап.
Динә ЗАКИРОВА, Яңа Шашы мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев