"Әтнә юлларында исерек шоферлар кимеми..."
Җәмгыять

"Әтнә юлларында исерек шоферлар кимеми..."

Шулай дип уфтана ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Уфтанырлык та шул, узган атнада район юлларында тагын 3 исерек йөртүче тоткарланган. Икесе - җиңел машина, берсе трактор белән идарә итеп азапланган. Аларның икесе үзебезнең Әтнә егетләре. Ә берсе, кабат күрше Мари Иленнән. Шушы ук чорда тизлекне тиешледән арттырган 12 машина йөртүчегә административ протоколлар төзелгән. 4 машина алда барган транспортны узарга теләп, каршы як полосага чыккан. Моннан тыш, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 7 машина йөртүчегә административ җавап тотарга туры киләчәк.


Нет комментариев