Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәдә 67 тапкыр юл кагыйдәсен бозганнар

Юл һәлакәтләре саны кимегән 15 майдан алып 21 майга кадәр чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 67 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында тизлекне арттыру һәм страховкасыз машина руле артына утыру очраклары иң күбе - унар. Тонировкалы машинада йөргән - 7, техник яктан төзексез һәм номерлары укылмаган машинада йөрүче -6,...

Юл һәлакәтләре саны кимегән

15 майдан алып 21 майга кадәр чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 67 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында тизлекне арттыру һәм страховкасыз машина руле артына утыру очраклары иң күбе - унар. Тонировкалы машинада йөргән - 7, техник яктан төзексез һәм номерлары укылмаган машинада йөрүче -6, страховкага язылмаган затны рульгә утырткан өчен - 5, документларын өйдә онытып калдырган, куркынычсызлык каешын такмаган - 3, юл һаләкәте урыныннан машинасын күчергән - 2, утын кабызмыйча йөргән, юл билгесен үтәмәгән, машинасын дөрес урынга куймаган, учетка куелмаган машинада йөргән - берәр йөртүче административ җәзага тартылган. Йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утыручыга 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Юлны дөрес урыннан чыкмаган биш җәяүле теркәлгән. "Игътибар - балалар" мероприятиесе кысаларында 3 машина йөртүчегә балаларын махсус утыргычта йөртмәгән өчен протоколлар төзелгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев