Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә әбиләр чуагы

Әбиләр чуагымы бу? Көзгә керүгә, бигрәк тә бәрәңге ала башлаган халыкны «Әбиләр чуагы була микән быел?» дигән сорау борчый башлый. Урамда да, кибеттә дә еш телгә алына бу тема. -Телевизордагы бабай «молодое бабье лето», дип әйтте. Показать полностью.. - Шушыдыр инде, молодой булгач, бер-ике көндер... - Халык шуңа күрә бәрәңгегә...

Әбиләр чуагымы бу?

Көзгә керүгә, бигрәк тә бәрәңге ала башлаган халыкны "Әбиләр чуагы була микән быел?" дигән сорау борчый башлый. Урамда да, кибеттә дә еш телгә алына бу тема.

-Телевизордагы бабай "молодое бабье лето", дип әйтте.

- Шушыдыр инде, молодой булгач, бер-ике көндер...
- Халык шуңа күрә бәрәңгегә ябышты, суык,яңгырлы көндә бер дә рәхәт түгел...
Шулай сөйләшәбез, чыннан да әбиләр чуагымы бу, һава торышын фаразлаучылар ни ди?
Гадәттә әбиләр чуагын 14 сентябрьдән башлана дип фаразлыйлар. Һәм ул бер атна дәвам итеп, 21 сентябрьдә төгәлләнә, диләр. Һава торышын хәзер күчеп бара, дип тә аңлаталар. Синоптиклар хәбәр иткәнчә дә, 15 сентябрьдән Урал һәм Үзәк Россиягә җылы циклон керәчәк икән... Күп калмаган димәк.
Табигатьнең бу сихри мизгеленә бәйле сынамышлар да байтак, әйтик әбиләр чуагы вакытында салават күпере чыкса, көз җылы киләчәк. Яңгырлар яуса, көз коры була, диләр.
Әбиләр чуагы башланганчы алда торган пәнжешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә һава торышы җылы торачак, 17-20 градус җылы вәгъдә итә синоптиклар. Якшәмбе урыны белән яңгыр көтелә. Ял көннәрендә чыккан салават күперен күрүчеләр булгандыр, әбиләр белми әйтмәс, көз озын килергә охшаган быел. "Алтын" булсын иде ул, "елагы", сабыйлар әйтмешли, кирәк түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев