Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Кыш Бабайлар парады узды (фоторепортаж)

Бу чарада барысы 18 оешма, хуҗалык катнашты. Төрле маскалар киеп килгән катнашучылардан күзләр камашты. Аеруча Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яңа ел символы - Сары Эт күз уңында булды. Һәр күмәк хуҗалык берничә концерт номеры әзерләп килгән иде, тамашачы аларны тыңлап күңел ачты. Шунда ук Боз сарае төзүдә актив катнашканнарны...

Бу чарада барысы 18 оешма, хуҗалык катнашты.

Төрле маскалар киеп килгән катнашучылардан күзләр камашты. Аеруча Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яңа ел символы - Сары Эт күз уңында булды. Һәр күмәк хуҗалык берничә концерт номеры әзерләп килгән иде, тамашачы аларны тыңлап күңел ачты.

Шунда ук Боз сарае төзүдә актив катнашканнарны билгеләп уздылар. Монда кемнедер аерып әйтү дөрес булмас, мөмкинлегенә карап бар да тырышты.

Костюм, маска киеп килүчеләрне аерым номинациядә билгеләүләре ошады. Әйтик, "Иң шук" Кыш Бабай" - "Күңгәр"дән, "Иң затлы"сы - Олы Әтнә мәктәбенеке, "Иң музыкаль" Кыш Бабай дип - техникумныкы, "Иң үзенчәлекле"се - "Мәңгәр"неке, "Иң моңлы"сы "Таң" хуҗалыгыннан дип табылды. Аерым Тәбрис Бузуновны билгеләргә кирәк - "Иң универсаль" катнашучы булып чыкты ул: Кыш Бабай булып та чыкты, Эт тә, Әтәч тә булды. Моннан тыш "Иң ялагай эт" титулына - "Ленин"ныкы, "Иң текә эт" исеменә - Яшьләр эше һәм спорт бүлегенекен, "Әтнә эте-2018" исеменә балалар бакчасы вәкиле лаек булды.

Соңыннан күңелле итеп дискәтүк уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев