Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шигырь бәйгесе узды

Бәйге Яшәтәбез сине, яшь Тукай... Олы Әтнә үзәк китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан " Күңелләрдә Тукай сүзләре" исеме астында шигырь бәйрәме узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә 14 яшьтән өлкәнрәк шигырь яратучылар катнашты. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге...

Бәйге

Яшәтәбез сине, яшь Тукай...

Олы Әтнә үзәк китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан " Күңелләрдә Тукай сүзләре" исеме астында шигырь бәйрәме узды.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә 14 яшьтән өлкәнрәк шигырь яратучылар катнашты. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Бәйге шартлары буенча бәйгедә катнашучылар Габдулла Тукай яки татар шагыйрьләренең аңа багышлап язылган, яисә катнашучылар үзләре шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрен яттан яисә китаптан укып сөйләргә тиеш иде. Шул ук вакытта бәйге 5 минуттан артмаска тиеш. Казан педагогия көллиятендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөхтәрәм укытучы Фәрдия Баязитова, балалар китапханәсе җитәкчесе Фәния Самигуллина, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр классы укытучысы Финә Сафиуллина, Олы Әтнә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан мөхтәрәм укытучы Фәрдия Маликова һәм Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Алсу Әскарова бәйгенең хөкемдарлары булды.

Бәйге яшь үзенчәлекләренә карап өч бүлектә үтте. 14 яшьтән 25 яшькә кадәргеләр арасындагысын Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары Рамазан Сәләхетдинов һәм Зөһрә Мөхәммәтшина башлап җибәрде. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларының да булуы, шагыйрь тарафыннан язылган әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкарулары көчле алкышларга лаек булды.Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентларының чыгышын да бик яратып тыңладык. 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үз шигырьләрен сөйләүчеләр байтак иде. Күәм авылыннан шагыйрә Гөлүсә Батталова, Күшәрдән Гөлүсә Галимҗанова, Арыдан Миләүшә Валиеваның Тукаебызга багышланган иҗат җимешләрен югары осталыкта , күңелләргә үтеп керердәй итеп сөйләве берәүне дә битараф калдырмады. Шулай ук Зөлфирә Сәләхиева, Райлә Галиеваның чыгышлары истә калырлык иде. Шагыйрьнең атаклы "Су анасы" әкиятен яттан сөйләгән Күлле Кимедән Энҗе Хәмитова, Түбән Көектән Гөлназ Закированы исем китеп тыңладым. 50 яшьтән өлкәнрәкләр чыгышын Олы Мәңгәрдән Равзетдинова Надия апа " Милли моңнар" шигырен чын ихластан, сәнгатьле итеп укып башлап җибәрде. Бәрәскә авылыннан Әлфинур Хәйретдинованың Тукай шигырьләрен мандолинада үзе уйнап тудырган музыкаль бизәлеш белән аралаштырып чыгыш ясавы әлеге бәйгенең кульминацион ноктасы булды дип хаклы рәвештә санарга була. Милләт җанлы шагыйрьнең татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган шигырьләре, башкаручының сөйләм осталыгы бергә кушылып, искиткеч бер матур композицияне тәшкил итте. Һәм бу искиткеч югарылыкта булды, бүген ал да филармония сәхнәсенә чыгарып бастыр. Бәйгенең иң өлкән катнашучылары - Каенсар авылыннан Фирдия апа Сабирова белән Сөембикә апа Мәгъсүмҗанованы да телгә алмый китсәм, язмам тулы булмас кебек. Олы яшьтә булуын карамастан, иҗат уты белән янган, шигырь җанлы бу апаларга олы рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Гомумән, чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. Габдулла Тукай шигырьләрен беләләр, яраталар безнекеләр.Димәк, ул һаман исән, һаман яшь. Бәйгене алып барган китапханәче Гөлнур Шәйхетдинова әйтмешли," Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай". Шуңа да әлеге бәйгедә җиңүче яки җиңелүчеләр булмады дип саныйм. Ә оештыручыларга шушы матур чараны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Бәйге җиңүчеләре;

25 яшькә кадәр

  1. Алинә Гыйләҗева , Бәрәзә

  2. Ләйсән Шәфикова, Яңа Шашы

  3. Зөһрә Мөхәммәтшина, Олы Әтнә

50 яшькә кадәр

  1. Гөлүсә Батталова, Күәм

  2. Фәридә Филатова, Олы Мәңгәр

  3. Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр

50 дән өлкәнрәкләр

1. Әлфинур Хәйретдинова, Бәрәскә

    1. Фәридә Сибагатуллина, Күңгәр

    2. Надия Равзетдинова, Олы Мәңгәр

Шулай ук Олы Әтнәдән Зәлфирә Сәләхиева, Райлә Галиева, Түбән Көектән Гөлназ Закирова, техникум укучылары төркеме " Иң актив катнашучы" буларак билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев