Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сокланырлык концерт куйдылар

Сәнгать мәктәбе бик күңелле концерт бүләк итте.

Концертның өстенлеге шунда - ул балалар көче, аларның укытучылары тырышлыгы белән әзерләнгән. Директоры Алия Абдуллина концерт алдыннан:

- Әзерләнгәндә үк һәр әти-әнинең үз баласын күреп соклануын максат итеп куйдык. Биредә мәктәпкә йөрүче һәркем чыгыш ясый, - диде.

Дөрестән дә, чыгышлар күп булды, концерт озак барды. Иң куанычлысы - тамашачы сәхнәгә чыккан һәр баланы җылы каршы алды. Шулай булмый ни, тамашачының күбесе әти-әниләр иде. Талантлы балалар күп икән бездә: җырлап-биеделәр, шигырь сөйләделәр, гармунда, фортепианода, гитарада, хәтта курайда уйнадылар, концертны матур итеп алып бардылар. Иң куанычлысы - районның төрле авылларыннан килүчеләр күп иде. Үзебезнең Олы Әтнә, Төрекләр, Күлле Киме, Ташчишмә, Мәрҗән, Яңа Әтнә, Бәрәзә, Күәм һәм башка күп авыллардан гына да түгел, әйтик, күрше Казаклардан килгән гармунчы малай уйнауга сокландык. Кыскасы, биредә сәнгать мәктәбе, аның укытучылар коллективы, концерт куюга көче кергән һәркем нык тырышкан. Булдырганнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев