Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сөт күп

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 2 июньгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнне 187 тонна тулай савым алуга ирешкән.

Узган елга карата 115 % бу. Республикада иң зур күрсәткеч. Элеккечә үк иң күп тәүлеклек тулай савым Кукмара районында. Анда һәр көнне 222 тонна тәүлеклек савым алалар. Балтачта тәүлеклек савым 204 тонна тәшкил итә.

Бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә беренчелекне бирми. Бездә ул - 26,3 килограмм. Икенче-өченче урыннарда Кукмара һәм Саба. Аларда - 21,3 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев