Әтнәдә су күтәрелә
Олы Әтнәне урталайга бүлеп аккан Әтнә елгасының суы күтәрелә. Шул елга ярында яшәүчеләргә су керү куркынычы яный. "Бу куркынычны киметү өчен елганы буып куйган урыннан ерып җибәреп карарбыз инде..."- дигән иде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов. Тик монысы да бик уңышлы барып чыкмады. - Казып карадык,...
Олы Әтнәне урталайга бүлеп аккан Әтнә елгасының суы күтәрелә.
Шул елга ярында яшәүчеләргә су керү куркынычы яный. "Бу куркынычны киметү өчен елганы буып куйган урыннан ерып җибәреп карарбыз инде..."- дигән иде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов. Тик монысы да бик уңышлы барып чыкмады.
- Казып карадык, 40 см тирәсе казыды, шуннан артыгын казып булмый, туң...- ди җитәкче.
Әлегесе минутта алар бу мәсьәләне хәл итү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев