Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Тукай шәкертләре

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы да узып бара. Дөньяда 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бөек шагыйребез бит ул! Сөекле Тукаебызның тормыш юлын, иҗатын белмәгән кеше юктыр, дип уйлыйм. Шулай да Тукай турында без өйрәнмәгән әйберләр шактый очрый әле. Шушы...

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы да узып бара. Дөньяда 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бөек шагыйребез бит ул! Сөекле Тукаебызның тормыш юлын, иҗатын белмәгән кеше юктыр, дип уйлыйм. Шулай да Тукай турында без өйрәнмәгән әйберләр шактый очрый әле. Шушы максатны күздә тотып, без, 1-4 сыйныф укучылары, "Без - Тукай шәкертләре " дигән исем астында мәдәни чара уздырдык. Атна буе дәвам иткән чараларга йомгак ясадык дисәк тә була. Кичәне апабыз ясаган презентациягә нигезләп алып бардык. Шигырьләрен яттан сөйләдек, җырларын җырладык. Рәсем конкурсында катнашкан укучыларыбызны билгеләп үттек. Алар - Гайнетдинов Илсур, Сабиров Фәнзил, Шакирова Зәринә һәм Гиниятов Эльмир. Ә иң оста шигырь сөйләүче укучылар булып Хәмитов Дәниф ,Сафина Әдилә һәм Гиниятова Әдилә танылдылар.

Презентациядә кулланылган материаллар ярдәмендә Яңа Кырлайдагы Тукай музееның яңартылуын, Тукайның сайланма әсәрләренең 6 томлыгы дөнья күрүен һәм 130 шигыренең төрек теленә тәрҗемә ителүен белдек. Милләтебезнең көзгесе булган Тукайны кечкенәдән белеп , өйрәнеп үсүебез безгә киләчәктә дә туган телебезне яратырга , сафлыгын , камиллеген сакларга ярдәм итәр. Тукай шигырьләре күңелебездә яшәгәндә, милләтем үзенең горурлыгын, бөеклеген һәрвакыт сиздереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев