Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

Түбән Бәрәскәдә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы"на багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.

Чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов катнашты һәм килгән сугыш,тыл ветераннарын тәбрикләде. "Ленин" исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин да ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Чара мул табын артында узды, алып баручы Зөлфия Корбанова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Биредә 23 кеше әлеге медаль белән бүләкләнде... һәм аларга 24 медаль тапшырылды. Ничек болай икән дип гаҗәпләнәсезме? Сугыш ветераны, Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган Мөршидә апа Бадигова Беларусь Президенты Александр Лукашенко имзалаган хатка һәм бу дәүләтнең махсус чыгарылган медаленә дә лаек булды. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик, тантанада катнашучыларның бары икесе генә Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Хәер, тыл хезмәтчәннәренең кеп-кечкенә чактан ук сугыш вакытындагы коточкыч хезмәткә җигелүләрен, авыр югалтуларга, газапларга дучар булуын күзаллаган хәлдә, алар барысы да бөек шәхесләр - кадерле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев