Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ВИЧинфекцияле 6 кеше яши

Көн кадагы Үлемгә китерүче вирус 21 май - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кабул ителгән СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда барлыгы 21488 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шулар арасында 103 кеше 14 яшькәчә балалар. Республика буенча 5173 кеше ВИЧ-инфекциядән, шул исәптән 1064 кеше СПИДтан вафат булган. Бүгенге көндә...

Көн кадагы

Үлемгә китерүче вирус

21 май - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кабул ителгән СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстанда барлыгы 21488 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шулар арасында 103 кеше 14 яшькәчә балалар. Республика буенча 5173 кеше ВИЧ-инфекциядән, шул исәптән 1064 кеше СПИДтан вафат булган. Бүгенге көндә 12852 Вич инфекцияле кеше исәптә тора. Шуларның ? - безнең районнан.

Нәрсә соң ул ВИЧ-инфекция? Ул - иммунодефицит вирусы белән зарарлану нәтиҗәсендә килеп чыккан кешенең иммун системасын җимерүче йогышлы авыру. Бу чир кеше организмының инфекцион авыруларга бирешүчәнлеген арттыра , бу исә үлемгә китерергә дә мөмкин. Инфекциянең төп чыганагы булып организмнарында әлеге вирусны йөрткән чирле кешеләр тора. Аларның каны, спермасы, вагиналь бүлентекләре, ими сөте куркыныч тудыручы. ВИЧ ны йоктыру сакланусыз җенси мөнәсәбәткә керү, кан тамырына наркотик препаратлар куллану, авыру йоктырган донор канын салу, медицина һәм косметик хезмәт күрсәтү вакытында стериль булмаган инструментлардан файдалану нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук авырлы һәм бала табу вакытында һәм шулай ук имезгән чакта да әнидән балага күчәргә мөмкин. ВИЧ вирусы канда һәм организмның башка сыеклыкларында кеше тәненнән тыш яши алмый, бер минут эчендә һәлак була. ВИЧ белән бөҗәкләр ( москит, черки, кибәк, умарта һәм шөпшәләр) аша зарарлану мөмкин түгел. Шулай ук кочаклашу, кул кысышу, бергәләп ашау, бассейнда коену вакытында күчә алмый. ВИЧ-инфекция акрын вирус инфекцияләре группасына керү сәбәпле, сәбәпсез тән температурасының югары булуы, лимфатик төеннәрнең зураюы, берничә атна эч китү, озакка сузылган үлекле- бактериаль, паразитар һәм гөмбә авырулары, тәндә төрле бетчәләр, гәүдә авырлыгының кискен кимүе, гадәти терапиягә бирешмәүчән пневмония белән авыру, хроник инфекцион авырулар, үпкә яки үпкә яны туберкулезы кебек симптомнар булганда ВИЧ инфекциягә тикшерү үтү кирәк. Бу кешенең ВИЧ статусын ачыклауның иң төгәл чарасы. ВИЧ статусыңны белү үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге турында вакытында кайгыртырга мөмкинлек бирә. Тәртипсез яшәү рәвеше алып барган, саклау чаралары кулланмыйча җенси мөнәсәбәткә керүчеләргә, авырлы һәм бала табарга әзерләнүче әниләргә, аларның җенси партнерларына, наркотиклар кулланучыларга ВИЧ инфекциягә тест тапшыру мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев