Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ягу сезоны башланды

Быелгы җәй ае да салкынчарак булды. Кайчак җәй уртасында да мичкә ягып алырга туры килде. Инде урамда көз. Гәрчә сентябрь аенда кайбер елларны бик мичкә якмасак та, быел төннәрен суык. Мичкә якмый һич түзә торган түгел. Температураның түбән булуын истә тотып, район башкарма комитетының 11 сентябрь көнне "2017-2018 елларда ягу...

Быелгы җәй ае да салкынчарак булды. Кайчак җәй уртасында да мичкә ягып алырга туры килде.

Инде урамда көз. Гәрчә сентябрь аенда кайбер елларны бик мичкә якмасак та, быел төннәрен суык. Мичкә якмый һич түзә торган түгел.

Температураның түбән булуын истә тотып, район башкарма комитетының 11 сентябрь көнне "2017-2018 елларда ягу периоды башлануы турында"гы карары чыкты. Шул уңайдан районда ягу сезоны башланып китте. "Иң беренче булып Олы Әтнә балалар бакчасына җылы җибәрелде. Бүгенге көндә нарядлар кайтып бетте. Белем бирү учреждениеләренә, сәламәтлек саклау оешмаларына, балалар бакчаларына 100 процент, мәдәният оешмаларына 96 процент җылы җибәрелде. Район буенча 99 процентны тәшкил итә", - диде районның коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

  • Ягу сезонына әзерлек барышында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде? - дип сорыйм җитәкчедән.

  • Агымдагы проблемалар булып тора инде ул. Гомумән барысы да хәл ителде. Районга инспекторлар тикшерү белән килеп киткәндә дә, эшебезгә уңай бәя бирделәр, - диде ул.

    Социаль ипотека буенча төзелгән өч катлы йорттагы фатирларга да район газ оешмасы белән договорлар төзешеп бетергәннәренә җылы җибәрелә башлаган.

    Инде елларыбыз имин булып, җылы биналарыбызда исзн-сау эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев