Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең гала-концерты узды

Ике сәгать дәвамында барган концертта кемнәр генә чыгыш ясамады: сабыйлар да, яшүсмерләр дә... "Вокол-соло" беренче кечкенәләр төркеменә кергән Раяз сәхнәгә чыгып баскач, "Абау, бигрәк кечкенә, сөбханалла", дип куйдык. Айзилә , Азалия, Динә,Раилә, Самирә чыккач та кабатланды бу сүзләр. Күз тимәсә генә ярар иде, дип тә курыктык. Әнә шул тамашачы күзе...

Ике сәгать дәвамында барган концертта кемнәр генә чыгыш ясамады: сабыйлар да, яшүсмерләр дә...

"Вокол-соло" беренче кечкенәләр төркеменә кергән Раяз сәхнәгә чыгып баскач, "Абау, бигрәк кечкенә, сөбханалла", дип куйдык. Айзилә , Азалия, Динә,Раилә, Самирә чыккач та кабатланды бу сүзләр. Күз тимәсә генә ярар иде, дип тә курыктык. Әнә шул тамашачы күзе алдансын өчендер карап туйгысыз киемнәр киерткәннәр әти-әниләр. Бик матурлар! Самирә чыгып баскач та "Ах" иттек. Зәвык белән киенгән бу кыз баладан күз ала алмадык. Башкалары да күз явын алырлык. Бөтерчек булып килеп чыккан Айзиләгә дә сокландык. "Бу рус җырларын ничек өйрәнеп бетерделәр икән болар", дигән уй да йөгереп узды.

Икенче кечкенәләр төркемен дә яратып алкышладык. Иркә, Исламия, Рүзилә, Айзилә, Камиләләр, Азалия, Зөһрә, Салават та - безнең киләчәгебез.

12-15 яшьлекләр Гөлфия, Ралинә, Алсу, Аделяның киемнәреннән бигрәк җырлау осталыкларына игътибар иттек. Бар мактарлыгы, бар азрак өйрәнәсе... Яратып алкышладык.

Өлкән группа 16-21 яшьлекләрне- Энҗе, Ләйсән, Радик, Рәдисне авыз ачып тыңладык. Бар икән әле талантлар, балкыйсы йолдызлар...хәер, бәлки быел ук йолдыз булырлар. Ары авылыннан Рәдис Фәйзрахманов җырлаганда "каз тәннәре" чыгып, күзгә яшьләр килде. Ходай биргән талант, тырышлык! Бу егетнең тавышы, моңы... Бәяләвен белгечләр бәяләр, ә без, тамашачылар тын да алмый тыңладык. Ихлас җырлавы үзәкләргә үтте. "Бар икән тавыш, бар икән моң!" дип сокландым, ә җырчы-укытучы егетебез Руслан Галимуллин: "Шушы җырны җырлыйм дип әйтте, икенче җырны сайласа болай гына да булмый иде әле тавышы..." - дип, мөмкинлеген бәяләде.

Биюләрне дә яратып карадык, күмәк биюләрнең күплеге сокландырды! "Алчәчәк" не алкышлап биеттек. Россияне әйләнерлек, югары бәяләнерлек тагын бер бию булган. "Ах!"итеп килеп чыгалар, шул "Ах" -"Ух!" югарылыгыннан төшмичә биеп кереп китәләр. "Их, тагын бер генә биетәсе иде", дигән теләк кала, карыйсы килеп кала. Башка биюләр дә начар түгел. "Умырзая" , "Балкыш", "Яшьлек" тә шул чама.

Осталар..! ул киемнәр! Очып китәргә генә торалар, шулкадәр җиңел бииләр... Искиткеч! - башкача бәяләп тә булмый.

Бүләкләргә чыккан район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов, сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Руслан Галимуллин да иң элек әти-әниләргә балаларны сокландыргыч итеп киендергәннәренә, әзерләгәннәренә зурлап рәхмәт әйттеләр. Укытучылар, җитәкчеләр дә рәхмәттән читтә калмады, тик әти-әни башлап йөрмәсә, чыгымнар тотмаса болай була алмый... - анысы бәхәссез!

Иң сөендергәне: Арчага зона турына барырлык дистәдән артык номер бар! Гадел бәяләп үткәрсәләр, республикага үтәрлекләре дә җитәрлек!

Сөбханалла, йолдызлар калкасы бар икән әле! Әнә шуңа сокланып кайттым. Күрергә язсын!

Ә хәзер җиңүчеләр исемлеге:

Номинация "Вокал-соло" беренче кече төркем, 5-7 яшьлекләр

Шәрәфиев Раяз, Әтнә, җитәкчесе Рәзинә Галиева, иң кечкенә катнашучыбуларак бүләкләнде.

Закирова Раилә, Кышлау, АбдуллинаР., Шәфигуллина М. 3 дәрәҗә диплом.

Тимергалиева Азалия, Әтнә, Галимуллин Руслан, 3 дәрәҗә диплом.

Хидиятуллина Айзилә, Әтнә, Хидиятуллина Лилия, 2 дәрәҗә диплом.

Мифтахова Азалия, Әтнә, Галимуллин Руслан, 2 дәрәҗә диплом.

Галиева Самира, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 1 дәрәҗә диплом.

Зәйнулина Динә, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 1 дәрәҗә диплом.

Номинация "Вокал -соло", 2 кече төркем, 8-11 яшьлекләр:

Гарипова Ралия, Күңгәр, Галиева Суфия, 3 дәрәҗә диплом.

Хәйруллина Иркә, Сәрдә, Хәйруллина Раилә, 3дәрәҗә диплом.

Хашимова Рүзилә, Әтнә, Зәйнуллина Альдина, 2 дәрәҗә диплом.

Мөхәмәдҗанова Исламия, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 2 дәрәҗә диплом.

Шиһапова Айзилә, Әтнә, Галимуллин Руслан, 2 дәрәҗә диплом.

Зәйнуллина Камилә, Әтнә, Фазлыева Ландыш, 2 дәрәҗә диплом.

Гафиева Камилә, Әтнә, Фазлыева Ландыш, 2 дәрәҗә диплом.

Сибгатуллина Азалия, Мәрҗән, Гарипова Дания, 1 дәрәҗә диплом.

Хәйруллина Зөһрә, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 1дәрәҗә диплом.

Әхмәтҗанов Салават, Бәрәзә, Хөснетдинова Суфия. 1 дәрәҗә диплом.

Номинация "Вокаль ансамбль, кече группа, 5-15 яшь

Дуэт, Әтнә, Фазлыева Ландыш, 3 дәрәҗә диплом.

Номинация "Вокал-соло" урта төркем, кызлар, 12-15 яшь.

Гафиева Гөлфия, Әтнә, Фазлыева Ландыш, 3 дәрәҗә диплом.

Галиева Ралинә, Әтнә, , Фазлыева Ландыш, 3 дәрәҗә диплом.

Галимҗанова Алсу, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 2 дәрәҗә диплом.

Камалиева Дилә, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 2 дәрәҗә диплом.

Хәмидуллина Аделя, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 1 дәрәҗә диплом.

Номинация "Вокал-соло", өлкән группа, 16-21 яшьлекләр.

Абдуллина Энҗе, Дусым, Рәүпова Гөлшат, 3 дәрәҗә диплом.

Хисамиева Ләйсән, Ары , Кадимова Райлә, 2 дәрәҗә диплом.

Шәрәфиев Радик, Әтнә, Зәйнуллина Альбина, 2 дәрәҗә диплом.

Фәйзрахманов Рәдис, Ары, Кадимова Райлә, 1 дәрәҗә диплом.

Номинация "Хореография" урта төркем, 12-16 яшьлекләр.

"Умырзая", Кышлау, Шакирова Зөлфия, 3 дәрәҗә диплом.

"Балкыш", Бәрәскә, Фазылҗанова Айгөл, 3 дәрәҗә диплом.

Яшьлек, Яңа Әтнә, Гыйлаҗева Алсу, Бузунов Тәбрис, 2 дәрәҗә диплом.

"Ал чәчәк", Әтнә, Абдуллина Алия, Фазлыева Миләүшә, 1 дәрәҗә диплом.

Номинация "Конферанс" кече төркем, 5-11 яшьлекләр.

Гарифуллина Адилә, Җәләлетдинов Илназ, Яңа Әтнә, Бузунов Тәбрис, 2 дәрәҗә диплом.

Закирова Раилә, Габдрахманова Исламия, Кышлау, Абдуллина Р., Шәфигуллина М. 2 дәрәҗә диплом.

Хидиятуллин Айзат, Хидиятуллина Айзилә, Әтнә, Хидиятуллина Лилия, 2 дәрәҗә диплом.

Мөхәммәтҗанова Айзилә, Хәйретдинов Вильдан, Әтнә, Хадиева Гөлназ, 2 дәрәҗә диплом.

Номинация "Конферанс"өлкән төркем, 17-21 яшьлекләр

Гатауллин Фәнис, Исмайлова Эльнара, Комыргуҗа, Мөхәммәтшина Рәфинә, 2 дәрәҗә диплом.

Шафикова Ләйсән, Яңа Шашы, Гиниятуллина Зөлфия, 2 дәрәҗә диплом.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев