Әтнәдә юл хәрәкәте һәлакәтләре күбәйгән
ЮХИДИ балалар катнашында булган һәлакәтләр саны арткан районнарны атады.
Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш сәбәпләре — тизлек режимын үтәмәү һәм каршы як юлга чыгу.
Юл-транспорт һәлакәтләре күп булган районнар арасында Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистай районнары бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.
«Пассажир-балалар һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре Әлмәт, Мөслим, Питрәч һәм Чистай районнарында теркәлгән. Шуларның өчесендә машина йөртүчеләр үзләре гаепле. Бу хәлләр еш кына тизлек режимын үтәмәү һәм каршы як полосага чыгу аркасында була», — диде Бикмөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев