Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәдәге “Сәламәтләндерү үзәге”

Бик күпләребезнең җанын саклаган хастаханәбездәге, элекке еллар белән чагыштырганда булган уңай үзгәрешләрне күреп гаҗәпләндем.

Әйткәнемчә, килеп керү белән төзекләндерелгән, чиста, матур хастахәнәне күреп, исем китте. 5-6 ел элек булганнарны эзләп тә табып булмый, бөтен җирдә дә тәртип, хезмәткәрләр үз эшләрен белеп, тиешенчә башкаралар...
Мине табиб бүлмәсенә озатып, алып барып күрсәткән шәфкать туташына зур рәхмәтлемен. Анда яшь табиб кыз да игътибар биреп карады. Лилия Азат кызы күрше бүлмәдә эшләүче табиб Илдар Камил улы янына алып кереп, диккать белән тикшереп, элек булган инсультне ачыкладылар. Мин бик канәгатьмен - кешечә мөрәҗәгать итеп, тиешенчә мөнәсәбәт булганга! Югыйсә, бер авыл малаен, икәүләшеп икенче катка алып менделәр, ике табиб тикшерде (минем аякларым юньләп йөрми), бүлек мөдире Искәндәр Әхмәт улы да карады. Шөкер, төгәл диагноз куйдылар, инде ике көн буе системалар, уколлар алам.
Бөтен теләгем шул: ватык машина кебек килсәм дә, төзәлеп кайтып китсәм иде! Ә больницаны күреп куандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев