Әтнәдәге "Вконтакте"дагы дустыбыз Мәрьямнән "Тәмле йөземле күмәч"
Эш барышы: 300 гр җылымса сөткә 2 чәй калагы чүпрә, 250 гр он, 1 чәй калагы шикәр комы салып болгатып, җылы урынга әчетергә куярга. 3 йомыркага 200 гр шикәр комы салып тугларга һәм әчегән камырга салырга. 250 гр каймак (әзрәк булса да ярый), 150 гр эретелгән атланмай, тоз, он салып...
Эш барышы: 300 гр җылымса сөткә 2 чәй калагы чүпрә, 250 гр он, 1 чәй калагы шикәр комы салып болгатып, җылы урынга әчетергә куярга. 3 йомыркага 200 гр шикәр комы салып тугларга һәм әчегән камырга салырга. 250 гр каймак (әзрәк булса да ярый), 150 гр эретелгән атланмай, тоз, он салып камыр басарга. Камыр кулга ябышмаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны янәдән җылы урынга кабартырга куябыз. Камырга юылган 200 гр тирәсе йөзем җимеше салып тагы бер кат басып алабыз, кабартабыз, майланган табаларга камырны салып, табада кабартып, мичтә пешереп алабыз. Тәмле булсын, уңып пешсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев