Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Надия Сәфәргалиева Дәүләт Советында очрашуда катнашты

Татарстан Дәүләт Советына тәрбиягә бала алган 80 гаиләне чакырганнар. (Казан, 15 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика парламент башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашты.«Бу көнне без Дәүләт Советына республика буенча ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны күпләп үз канаты астына алган гаиләләрне чакырдык. Бүген очрашуга...

Татарстан Дәүләт Советына тәрбиягә бала алган 80 гаиләне чакырганнар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика парламент башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашты.«Бу көнне без Дәүләт Советына республика буенча ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны күпләп үз канаты астына алган гаиләләрне чакырдык. Бүген очрашуга 80 гаилә килде. Алар үрнәгендә күңелнең юмартлыгы, аңлау һәм мәхәббәт белән ничек балаларны тәрбияләп булганын күререгә мөмкин. Кемдер 15 бала алып, алар белән бер гаилә булып яши», - дип сөйләде Фәрит Мөхәмәтшин.

Парламент башлыгы соңгы елларда тәрбиягә балалар алган гаиләләр саны кискен артуы турында белдерде. «Республика хакимияте гаилә һәм ана институтларын, тәрбиягә алу оешмаларын ныгыту буенча чаралар күрә. Әмма өстәмә чишелеш сорый торган мәсьәләләр да бар. Кайбер гаиләләр төгәл проблемалар белән очрашкач минем янга килде. Җир участокларында торак төзү мөмкинлеге булмау күпләрне авыр хәлкә куя. Күпбалалы гаиләләргә федераль Хөкүмәт карары белән участоклар бушлай бүлеп бирелә. Ләкин барлык кеше дә җирле хакимият ярдәменнән башка анда торак төзи алмый, төзү материаллары, очсыз кредит кирәк. Әлеге сорауларны без күз уңына алачакбыз», - дип хәбәр итте ул.

«Төп бурыч - гаилә институтларын тәрбиягә бала алган гаиләләр үрнәгендә ныгыту. Алар саваплы эш белән шөгыльләнә», - дип тәмамлады республиканың Дәүләт Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев