Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр акциядә катнаша аласыз

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Республикасы Милли музее берлектә акция башлап җибәрә. Татарстан Республикасы Милли музее барлык кешеләрне ел саен уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясенә чакыра. Акция гадәттәгечә 1нче апрельдән 5нче апрельгә кадәр узачак. 5 апрель көнне музейның туган көне. "Бүләк итү көннәре" кысаларында һәр кеше гореф-гадәтләрне...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Республикасы Милли музее берлектә акция башлап җибәрә.

Татарстан Республикасы Милли музее барлык кешеләрне ел саен уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясенә чакыра. Акция гадәттәгечә 1нче апрельдән 5нче апрельгә кадәр узачак. 5 апрель көнне музейның туган көне.

"Бүләк итү көннәре" кысаларында һәр кеше гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен кертеп, Татарстан Республикасы Милли музееның "Бүләк итүчеләр" китабына үз исемнәрен кертеп, тарихта эз калдыра алачак.

2016 нчы ел - Россиядә кино елы, Татарстанда - су объектларын саклау елы.
Фәнни хезмәткәрләр, музей коллекцияләрен тагын да тулыландыруга үз өлешләрен кертергә теләүчеләрдән, бик теләп түбәндәге әйберләрне көтеп калалар:
XIX - XXI гасырга караган фән һәм техника әйберләре: кино - видеоаппаратура, радиоалгычлар, телефоннар, телевизорлар, компьютерлар;

Казан телеүзәге һәм кинохроника студиясе эшчәнлеге белән бәйле фоторәсемнәр, афишалар, листовкалар;
Татарстанның күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре һәм документлары, төрле чорларда һәм хәзерге вакытта басылып чыккан китаплар;

Балалар әйберләре: киемнәр, уенчыклар һәм китаплар, балалар бүлмә кирәк-яраклары.
Татарстан спорт командаларының уңышлары белән танылган республика. Шуңа да музей үз тупланмаларында спорттагы уңышларны, атаклы спортчыларның исемнәрен, XX - XXI гасыр командалары һәм спорт җәмгыятьләрен чагылдырырга тели, музей коллекциясен тулыландыру өчен спортчылар формалары, инвентарь, кубок-медальләр, ярышларның афишалары һәм спортчыларның фоторәсемнәрен көтеп калалар.

Бүләк ителгән әйберләр арасында XIX - XXI гасырга караган этнографик көнкүреш әйберләре һәм Идел буе халыкларының милли киемнәре, антиквар җиһазлар һәм яктырткыч әсбаплары, көндәлек - көнкүреш әйберләре, декоратив сәнгать осталарының иҗат җимешләре булыр дип өмет итәбез.

Бүләк ителгән әйберләр арасында тарих өчен иң әһәмиятле дип саналганнары 5нче апрель көнне "Яңа тупланмалар" күргәзмәсендә урын алачак һәм берничә номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:
-"Иң борынгы" - иң борынгы чорга туры килгән предмет;
"Эспонат - легенда" - иң кызык тарихлы әйбер;
"Раритет" - иң уникаль экспонат;
"Мемориаль экспонат" - Татарстан һәм Россиянең күренекле кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле мемориаль әйбер.

Көнкүреш техникасы, офис җиһазлары, оргтехника һәм яктырткыч приборлары китереп иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләргә дә рәхмәтле булачакбыз.
Акция Милли музейда һәм аның филиалларында уздырылачак: Е.Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, К.Насыйри музеенда, М.Җәлил музей-фатирында, композитор Н.Җиһанов музеенда, С.Сәйдәшев музеенда, Г.Тукайның әдәби музеенда, В.И.Ленинның музей-йортында, Печище авылында Я. Купала музеенда, Красновидово авылындагы М.Горький музеенда.

Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү 5 нче апрельдә сәгать 14.30 да Татарстан Республикасының Милли музеенда булачак.
Чарага рәхим итегез!

Татарстан Милли музееның матбугат үзәге: 292-32-18;
Фондлар бүлеге: 292-85-76, 292-58-32.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев