Әтнәләр дә ярминкәгә китте
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ярминкәләр Казанда ун мәйданчыкта, Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы), Яшел Үзәндә "Яңа Тура" территориясендә була. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Бүген, шимбә көнне, Казанда, Яшел Үзәндә һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте...
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ярминкәләр Казанда ун мәйданчыкта, Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы), Яшел Үзәндә "Яңа Тура" территориясендә була.
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Бүген, шимбә көнне, Казанда, Яшел Үзәндә һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казан шәһәренең 10 мәйднчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узчак.
Ярминкәләр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
- Совет районында: "Казан" агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2, ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
- Яңа Савин районында: "Бәхетле" сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);
- Авиатөзелеш районында: "Бәхетле" сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);
- Мәскәү районында: Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;
- Киров районында: "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);
- Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә); Безнең Әтнә ярминкәчеләре дә елдагы урында- Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында сәүдә итәләр. (С.М.)
- Идел буе районында: "Чулпан" мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы) һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында "Яңа Тура" технополисы территориясендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев