Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр җепшек кар көтегез

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә. Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә.

Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми.

Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы да мөмкин. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 3-8 градус җылы булачак. 30 мартка каршы төндә җепшек кар, пыскак яңгыр ява, томан төшә. Һава температурасы 4 градуска кадәр салкынайта.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев