Әтнәләр, май аенда ниләр эшләргә була
8 май - борчак, фасоль, дару үләннәре чәчәргә мөмкин. 9 май - бәрәңге яки башка тамыразыкларны утырту өчен кулай көн. 10 май - тамыразыкларны чәчәргә, җирне тукландырырга ярый. 11 май - берни чәчәргә, утыртырга ярамый. Корткычлар һәм чирләргә каршы көрәшергә рөхсәт. 12 май - үсемлекләрнең төпләрен йомшартырга, формалаштырырга була. 13...
8 май - борчак, фасоль, дару үләннәре чәчәргә мөмкин.
9 май - бәрәңге яки башка тамыразыкларны утырту өчен кулай көн.
10 май - тамыразыкларны чәчәргә, җирне тукландырырга ярый.
11 май - берни чәчәргә, утыртырга ярамый. Корткычлар һәм чирләргә каршы көрәшергә рөхсәт.
12 май - үсемлекләрнең төпләрен йомшартырга, формалаштырырга була.
13 май - берни чәчәргә, утыртырга ярамый. Җирне эшкәртергә мөмкин.
14 май - Су сибәргә, органик ашламалар кертергә ярый.
15 май - яшелчә һәм берьеллык чәчәкләрнең үсентеләрен утырту өчен кулай көн.
16 май - чәчәкләр, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утыртырга ярый.
17 май - корткычларга каршы көрәшергә кирәк.
18 май - җирне эшкәртергә, чүп үләннәрен утарга була.
19 май - бәрәңге һәм башка тамыразыкларны утырту өчен кулай көн.
20 май - үсемлекләрне тукландыру өчен уңай көн.
21 май - яшел тәмләткечләр, суган, дару үләннәре чәчәргә ярый.
22 май - тулган Ай. Берни чәчәргә, утыртырга ярамый.
23 май - агач, куаклар, розаларны утыртырга, күчерергә ярый.
24 май - тиз куллану өчен яшел тәмләткечләр чәчәргә рөхсәт.
25 май - помидор, баклажан, кыяр, кавын үсентеләрен утыртырга рөхсәт.
26 май - җиләк-җимеш агачларына су сибегез.
27 май - газон үләне, корылыкка чыдам культураларны чәчәргә ярый.
28 май - көннең икенче яртысы тамыразыклар, яшел тәмләткечләр чәчү өчен кулай.
29 май - теләсә нинди культураны чәчәргә, утыртырга ярый.
30 май - берьеллык чәчәкләрне ачык грунтка утыртыгыз, агачлар утыртырга була.
31 май - кәбестә чәчү, үсентеләрен җиргә утырту өчен кулай көн.
"Ирек мэйданы"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев